Сергей Кравцов: «Һәр балага барлык яктан үсәргә ярдәм итү - безнең мөһим бурыч»

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның талантларына ярдәм итү эшен дәвам итәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узган Гайдар форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Министр баланың белеменә шәхси ярдәм күрсәтү өчен бушлыкларны вакытында анализларга кирәклеген билгеләп үтте. Шуңа күрә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы педагогларның квалификациясен күтәрү буенча актив эш алып бара. Моннан тыш, мәгариф министры фикеренчә, ата-аналарның бала белән аралашуы, аны укыту һәм үстерүгә көйләве мөһим.

Россиядә «Сириус», «Кванториумнар», «Үсеш нокталары», «IT-Куб» кебек белем бирү үзәкләрендә сәләтле балаларга ярдәм итү системасы яхшы үсеш алган.

Сергей Кравцов искәртеп узганча, Президент Указы нигезендә, Россия мәктәп белеме дәрәҗәсе буенча лидер-илләрнең унлыгына керергә тиеш. Статистика буенча, 2016 елдан 2020 елга кадәр Россия 14 урыннан 13кә кадәр күтәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International