РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар үстерү буенча федераль порталында һәр ата-ана бала туганнан башлап ук, аны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кирәкле консультатив ярдәм ала алалар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Гайдар форумы кысаларында «Россия-24» телеканалының соравына җавап биргәндә хәбәр итте.
«Ата-аналарның сорауларына Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты базасында әзерлек уза торган психологлар җавап бирә. Без проектка үзебезнең әйдәп баручы педагогик университетларны җәлеп иттек, соңгы ел эчендә генә илдә шушындый 150 яңа консультация пунктлары булдырылды. Бөтен ил буенча алар хәзер 550 дән артык. Шуңа күрә төрле яшьтәге мәктәп укучыларын тәрбияләү, белем бирү өлкәсендә сораулары булган барлык ата-аналар портал аша мөрәҗәгать итә һәм тиешле ярдәм һәм консультация ала алалар», - диде Сергей Кравцов.
Соңгы өч елда ата-аналар өчен биш миллионнан артык консультация үткәрелгән инде. Ата-аналарны борчыган иң популяр темалар арасында - укытуга мотивация, мөстәкыйльлекне үстерү, балаларга психологик ярдәм күрсәтү һәм аларны яңа мәктәпкә җайлаштыру, башка балалар белән аралашу, һөнәри юнәлеш бирү кебек сораулар яңгырый.