Федераль инновацион мәйданчыклар – бөтен мәгариф системасы өчен үсеш нокталары

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел ахырында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» боерыкны бастырып чыгарды. Исемлектә мәктәп, лицейлар, гимназияләр, үсеш институтлары  һәм башка күп кенә белем бирү учреждениеләренең үзенчәлекләре, үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.

19 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә чыгачак программада катнашалар:

- Григорий Гольцман, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт педагогика университеты кафедра мөдире,

- Ирина Осетрова, Красноярск шәһәре 9 нчы лицей директоры,

- Елена Стартакова, Д.И. Менделеев исемендәге Новосибирск химия-технология көллияте директоры,

- Александр Сайбединов, Россия Федерациясенең халык укытучысы, Томск шәһәренең губернаторлык лицее директоры.
 
Программаны «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының мәгарифтә медиакоммуникацияләр лабораториясе мөдире, «Комсомольская правда» медиахолдингы күзәтүчесе Александр Милкус алып бара.

Онлайн-программаны «Россия мәгарифе» федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә трансляцияләү мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International