Алар биш университетта эшли башлаячак, студентлар аның ярдәмендә бушлай өстәмә цифрлы һөнәр ала алачак.
Цифрлы кафедралар 2022 елда Татарстанның биш югары уку йортында барлыкка киләчәк. Бу хакта республиканың Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
"2022 елда республиканың биш вузында цифрлы кафедралар эшли башлаячак. Мәсәлән, студент медицина университетында табиб, терапевт, стоматолог булырга укый икән, аның төп эшчәнлегеннән аерылмыйча, бушлай, медицина университетында өстәмә цифрлы һөнәр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк", - диде Хәйруллин.
Мондый кафедралар Казан федераль университетында, Туполев исеменләге Казан милли тикшеренү техник университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында һәм Казан дәүләт энергетика университетында барлыкка киләчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, цифрлы кафедраларның гамәлдә булу принцибы югары уку йортларында хәрби кафедралар эшенә охшаш булачак.