Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездында бала хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26-27 гыйнварда Татарстанда Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең XVIII съезды узачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов пленар утырышта 26 гыйнварда 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) катнашачак.

Съезд баланың белем алуга хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру һәм камилләштерүнең актуаль мәсьәләләренә, шул исәптән өстәмә белем алуга, үсеш үзенчәлекләре булган балаларны, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне укыту һәм тәрбияләү проблемаларына, шулай ук пандемия шартларында белем бирү процессын оештыру мәсьәләләренә һәм башка мәсьәләләргә багышланачак.

Съезд эшендә Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Федераль Җыелыш, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә экспертлар һәм белгечләр катнашачак.

Чара онлайн-форматта узачак.

Дата: 26-27 гыйнвар.
Урыны: «Россия – минем тарихым» тарихи паркы (Казан, Оренбург тракты, 8).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International