Лениногорскида мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизион этабы узды

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

14-15 гыйнвар көннәрендә Лениногорск районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 елгы сезондагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизион этабы узды.

Уеннар «Яшьлек» спорт комплексында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары-Валерий Терентьев, 1 категорияле судья.

Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Егетләр арасында:                                                                                                                              

1 урын-Баулы районының 7 нче урта гомуми белем мәктәбе;

2 урын-Әлмәт шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбе;

3 урын-Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее.

Кызлар арасында:

1 урын-Ютазы районының 3 нче Урыссу урта гомуми белем мәктәбе;

2 урын-Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее;

3 урын-Әлмәт шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International