Югары лига: «Ел укытучылары» Россия педагоглары өчен мәктәп ачалар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиядә бөтен илдән педагоглар өчен «Югары лига» онлайн-проекты старт ала. «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр, призерлар, лауреатлар, финалистлар һәм катнашучылар педагоглар белән ачык дәресләр үткәрәләр һәм осталык серләре белән уртаклашалар. Очрашуларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды оештыра. Проектның партнерлары – «Россия-минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы, «Учительская газета» челтәр басмасы, Гомумроссия мәгариф профсоюзы, «Ел укытучысы» Бөтенроссия мәгариф лидерларының иҗтимагый оешмасы.

Дәресләр айга ике тапкыр, 19 гыйнвардан башлап үткәрелә. Быел төрле елларда абсолют җиңүчеләр белән онлайн-очрашулар узачак. «Зур Бәллүр пеликан» ияләре мастер-класслар үткәрәчәкләр һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Беренче яртыеллыкта «Югары лига» проектының темалары - «Хәзерге заман дәресенең нигезе буларак метапредметлылык», «XXI гасыр укытучысының өч китабы», «Укытучылар уңышының тарихы».

Проектта катнашу бушлай. Курсның барлык материаллары да «Россия – минем тарихым» методик үзәге сайтында урнаштырылачак. Дәресләр проектның YouTube-каналында трансляцияләнәчәк, ә язмалар сайтта урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International