Совфедта студентларны махсус цифрлы күнекмәләргә өйрәтергә тәкъдим иттеләр

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югары белем бирүнең дәүләт стандартларына студентларны һөнәрдә кирәк булган махсус компьютер күнекмәләренә өйрәтү таләбен кертү планлаштырыла. Мондый инициатива белән Федерация Советының конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова чыгыш ясады.

"Югары белем бирүнең барлык эшләнә торган федераль дәүләт белем бирү стандартларына студентларны махсус компьютер технологияләрен куллануга әзерләү буенча таләпләр кертелергә тиеш", - диде Рукавишникова.

Хәзер белем бирү стандартларында компьютер грамоталылыгын үстерү һәм тулаем мәгълүмати технологияләрне өйрәнү кирәклеге турындагы нигезләмә бар, әмма сенатор бу гына җитми, дип саный.

Рукавишникова фикеренчә, һәр белем бирү дисциплинасына карата, компьютер кушымталарын җитди өйрәнүгә юнәлдерелергә тиешле дәресләрне кертеп, укыту программасын яңадан карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International