Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

2 февральдән 5 февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үткәрелә.

Олимпиада мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары мәгариф идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен һәм белем сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм укучыларга практик ярдәм күрсәтү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында уздырыла.

Олимпиадада Россиянең 21 субъектыннан 8-11 сыйныфлардан 150дән артык укучы катнаша .

3-4 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада һәм Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел тулуга багышланган нәфис сүз уздырыла.

Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышу, әйдәп баручы татар театрлары: Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карау, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашу каралган.

Олимпиадада катнашучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. 

4 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданың ябылу тантанасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International