Татарстанда математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

17-19 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның 7-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 41 районыннан 180 укучы катнашты.

Олимпиадада катнашучыларга югары катлаулы бурычлар тәкъдим ителде, аларны хәл иткәндә стандарт булмаган фикерләүне кулланырга кирәк иде.

Олимпиада җиңүчеләре булдылар:

Артем Тимофеев, Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы;

Эмиль​ Әхмәтшин, Алабуга муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;

Родион Панин, Чистай районы 3 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;

Рәсим Гыйләҗев, Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Валентин Чернов, Тукай районы Борды урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Илья Колсанов, Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 33 муниципаль районыннан (Азнакай, Актаныш, Әлки, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы) 83 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International