Татарстанлылар «ПРОФ-IT. Инновация» IT-чишелешләр милли конкурсында катнаша ала

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

20 декабрьдән «ПРОФ-IT. Инновация» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.

Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.

Конкурс төрле номинацияләр буенча үткәреләчәк.

Конкурсның икенче этабында проектларга бәя биреләчәк. Конкурс платформасында конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү процессында онлайн-презентацияләр, Эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән турыдан-туры онлайн-әңгәмәләре оештырыла.

Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT» X Бөтенроссия форумында узачак. Конкурска 22 февральгә кадәр http://digit.d-russia.ru сайтында гариза бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International