4 февральдә «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узачак. Анда катнашу өчен мәктәп китапханәчеләре, белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча методистлар һәм дәреслекләр чыгаручы нәшриятлар вәкилләре чакырыла.
Булачак чараның темасы: «Мәгълүмат, ресурслар һәм санлы трансформация белән идарә итү үзәге буларак мәктәп китапханәсе». Быел мәктәп китапханәләрендә электрон ресурслардан файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Гадәттәгечә форум кысаларында мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләре эшчәнлегенең яңа формаларын тәкъдир итү һәм фикер алышу булачак.
Чара барышында «Иң яхшы мәктәп китапханәсе–2021», «Китап укучы әни – укучы ил» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясенә йомгак ясау планлаштырылган.