Илсур Һадиуллин Үзбәкстанның мәгълүмати технологияләр үсеше буенча министры Шерзод Шерматов белән очрашты

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Үзбәкстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләрне үстерү министры Шерзод Шерматов белән очрашты. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, шул исәптән «Иннополис» төркеме вәкилләре белән сөйләшүләр алып бардылар.

Очрашу барышында яклар IT-белем бирүне үстерү, белгечләр әзерләү һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашуны киңәйтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Сөйләшүләр кысаларында шулай ук «Иннополис» төркеме вәкилләре белән мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү, санлы икътисад өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру, кадрларның квалификациясен күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләшүләр уздырылды.

IT-парк белән IT-хезмәтләрнең аутсорсингын оештыру максаты белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында да килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International