Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупциягә каршы профилактикасының нәтиҗәлелеген ведомство сайтында бәяләргә мөмкин

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомство бүлекчәсе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында тавыш бирү форматында гражданнарны онлайн-сораштыру үткәрә. Тавыш бирү 2022 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Онлайн-сораштыруда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең «Докладлар һәм хисаплар, күзәтүләр, статистик мәгълүмат» бүлекчәсендә яисә сылтама буенча узарга мөмкин.

Онлайн-сораштыруда катнашучы гражданнар саны чикләнмәгән. Тавышны Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында яшәүче бирергә мөмкин. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2021 елда мәгариф министрлыгының коррупцион хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәсе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләгәндә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International