Татарстан «Пушкин картасы» программасы буенча сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урында тора.
«Пушкин картасы» проектында республиканың 243 учреждениесе катнашты.
Музейлар арасында 14 меңгә якын билет саткан Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына һәм 11 меңгә якын билет сатылган «Казан Кремле» музей-тыюлыгына ихтыяҗ аеруча зур. Муниципаль музейлар арасында Тәтеш ягы тарихы музее алда бара, ул 6 меңгә якын билет саткан.
Шул ук вакытта Россиядә иң күп карталарны Мәскәү (217 мең), Башкортостан Республикасында (176 мең), Мәскәү өлкәсендә (165 мең) һәм Татарстан Республикасында (160 мең) яшәүчеләр алды.
«Пушкин картасы» проекты Россия Президенты Владимир Путин инициативасын белән башкарыла.