Проект мәгариф өлкәсендә идарәчеләрнең перспективалы командаларын эзләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. «Мәгариф флагманнары. Мәктәп» конкурсында катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 36 758 кеше гариза тапшырган, шуларның 6 057се - Идел буе федераль округы конкурсантлары.
Ярымфиналда Түбән Новгородта Идел буеның 47 командасы җыелды, алар дистанцион тест этабында 4 кешедән торган иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Конкурсантлар арасында белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагоглар һәм башлангыч сыйныф укытучылары бар иде. Конкурс сынаулары Түбән Новгородның иң эре югары уку йорты- Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы данын Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее командасы яклаячак (команда әгъзалары: директор урынбасары Иванов Геннадий Александрович, башлангыч сыйныф укытучысы Дубровина Елена Васильевна, директор урынбасары Бронникова Наталья Владимировна, педагог-психолог Черникова Ирина Сергеевна), Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее (команда әгъзалары: директор урынбасары Асташина Валентина Григорьевна, физика укытучысы Әминов Рөстәм Венерович, инглиз теле укытучысы Гусманова Марина Владимировна), башлангыч сыйныфлар укытучысы Яруллина Гүзәл Фаил кызы) һәм «Халыкара Унискул мәктәбе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (уникаль мәктәп) Казан шәһәре (команданың катнашучылары: директор Черкесова Виктория Валерьевна, башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөснетдинова Динара Рамил кызы, география укытучысы Шакирҗанов Дмитрий Сергей улы, инглиз теле укытучысы Карадениз Мирачу).
«Мәгариф флагманнары» Бөтенроссия һөнәри конкурсы «Мәгариф» милли проектының «һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.