Татарстан һәм татар халкы тарихыннан Мәктәп укучыларының республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

19-21 гыйнвар көннәрендә Татарстан һәм татар халкы тарихыннан 8-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 21 муниципаль районыннан 100 укучы катнашты.

Олимпиада биремнәрен үтәү барышында катнашучыларга Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның төрле үсеш чорларындагы тарихи вакыйгаларны, Дәүләтчелекне торгызу, шулай ук республиканың хәзерге замандагы үсешен белү таләп ителде.

Олимпиада җиңүчеләре булдылар:

-Адилә Кадыйрова, Казанның Яңа Савин районында урнашкан 13-нче номерлы гимназиясенең 8-нче сыйныф укучысы;

-Тимур Хәйерзин, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;

-Динислам Нурлыев, Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 10 сыйныф укучысы;

-Илзирә Сираҗиева, Арча районы 5нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.

Актаныш, Арча, Яшел Үзән, Кукмара, Сарман, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 43 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International