Илсур Һадиуллин Пермь ягының Мәгариф һәм фән министры Рәисә Кассина белән очрашты

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Пермь ягы Мәгариф һәм фән министры Рәисә Кассина һәм Пермь ягының Барда муниципаль округы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Делегация вәкилләре 35 нче номерлы лицейда, «Галактика» белем бирү үзәгендә, Казан шәһәре Совет районының Катнаш төрдәге 135 нче номерлы балалар бакчасында, «Адымнар-белем һәм татулыкка юл» полилингваль үзәгендә, «Дуслык» балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә булдылар. Очрашулар Пермь ягы губернаторы Дмитрий Махонинның Татарстанга эш сәфәре кысаларында оештырылды.

25 гыйнварда Пермь ягы Мәгариф һәм фән министры Рәисә Кассина, Барда муниципаль районы администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Балтаева һәм Барда муниципаль районы администрациясенең Мәгариф идарәсе башлыгы Таңсылу Мукаева составындагы делегация әгъзалары КФУның IT-лицеенда һәм Биектау муниципаль районының белем бирү объектларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International