Саба районының 22 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Саба муниципаль районының 22 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли. 21 көнгә исәпләнгән лагерьда 730 укучы ял итә, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгыта.
Шулай ук башкалага, Тукай Кырлайга сәяхәтләр оештыру, физик тәрбия бирү максатыннан, бассейн, боз сараена барулар оештырыла.
7 мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эшли. Аларда 115 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып бара. Шулай ук “Кояшкай” стационар лагере да үз ишекләрен ачты. Өч сменада 184 укучы ял итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International