25 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 меңнән артык мәктәп укучысы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны уза алмаган укучылар саны 1 027 бала тәшкил итә (1 сентябрьдән – 35 017).
Белем бирү оешмаларының көндәлек мониторингы нәтиҗәләре буенча үсеш күзәтелә, димәк, иртәнге термометриягә мәктәпләр җаваплы карый һәм эшнең нәтиҗәлелеге күренә.
Әгәр мәктәптә яки сыйныфта балаларның кимендә 20% ы грипп яки ОРВИ белән авырса, алар вакытлыча укудан азат ителә, ә сәламәт балалар өчен өйрәнелгән материалны кабатлау оештырыла. Уку процессын оештыруның теге яки бу рәвеше турында карарны мәктәп директорлары һәм аларның гамәлгә куючылары - муниципаль мәгариф идарәсе органнары кабул итә.
Әти-әниләрнең игътибары өчен: авыру сәбәпле укудан азат ителгән балалар бер-берсе аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.
Ата-аналардан дистанцион укыту форматына күчү турында күп сораулар килә. Республикада массакүләм дистанцион уку форматына күчү планлаштырылмый. Бүгенге көндә теге яки бу учреждениедә эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә шәхси чара кулланыла.
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.