Зәй муниципаль районында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Зәй муниципаль районында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Районда алар барлыгы – 22.
Аз тәэмин ителгән һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен республика ял лагерьлары һәм шифаханәләргә быел зәйлеләргә 200 юллама бирелер дип көтелә. Алар – “Раздолье” (Чистай), “Радуга” (Чаллы), “Вита” (Бөгелмә) шифаханәләре.
Хроник авырулы балаларга ял итүгә юлламалар бирү район үзәк дәваханәсе аша оештырыла. Барлыгы шундый 15 юллама биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International