Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов россиякүләм һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңү яулаган мәктәп укучылары белән очрашты
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Россиякүләм фән олимпиадалары буенча Татарстанның быелгы сыман зур уңыш казанганы булмаган әле - иң акыллы, сәләтле укучылар Мәскәү өлкәсен артта калдырып, республиканы мәртәбәле 3 нче урынга чыгаруга ирешкән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортының утырышлар залында россиякүләм һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңү яулаган мәктәп укучылары белән очрашты. Чарада мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Татарстан укучылары математика һәм химияне яхшы белә
“Сезнең белән очрашуыма мин чиксез шат. Сез мәктәп бусагасыннан ук республика данын яклап чыгыш ясадыгыз һәм зур уңышларга ирештегез. Һәр җиңүегез – безнең өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга. Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә, һичшиксез, уңышка ирешәчәгегезгә һәм республиканы алга җибәрү өчен зур эшләр башкарачагыгызга ышанам!” , - дип каршылады кунакларны Рөстәм Миңнеханов.
Ул аларның мөгаллимнәре турында да онытмады. “Әлбәттә, укучыларның сәләт һәм тырышлыгы мөһим роль уйный. Шулай да, рәхмәтнең иң зурысын укытучыларга җиткерергә кирәктер. Мөгаллим булып теләсә-кем эшли алмый. Белемле булу бер хәл, шул белемне балаларга бирә-аңлата белү исә бөтенләй башка нәрсә”, - дип дәвам итте сүзен Президент.
Быелгы россиякүләм фән олимпиадаларында Татарстаннан барлыгы 165 укучы катнашкан. Шуларның 15е – җиңүче дип табылган, ә 61енә исә олимпиаданың махсус бүләкләре тапшырылган. Иң яхшы нәтиҗәләр – математика (10 җиңүче һәм призер) һәм химия (8 җиңүче һәм призер) буенча.
Белемне дөрес итеп файдалану мөһим
Рөстәм Миңнеханов укучыларга булган белемнәрен дөрес итеп файдаланырга киңәш итте. Моңа исә баланың әйләнә-тирәсе дә зур йогынты ясый. Әгәр дә аның тирә-ягында белемле, максатчан кешеләр җыелган икән, ул, һичшиксез, үз дигәненә ирешәчәк. “Тик утырмагыз, хәзердән үк күп итеп контактлар булдыра башлагыз. Алар сезгә киләчәктә кирәк булачак”, - дип мөрәҗәгать итте Президент укучыларга.
Утырышлар залында олимпиада җиңүчеләре өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Тик балалар Президент һәм башка җитәкчеләр каршында ашап утырырга яхшысынмады күрәсең - каршыларына тезелгән тәм-томлардан авыз итәргә ашыкмады. “Сез бездән оялып утырмагыз, ашагыз-аша. Сорауларыгыз булса, без аларның һәрберсенә җавап бирергә әзер”, - дип укучыларны чәй эчәргә кыстады Рөстәм Миңнеханов.
Талантлы яшьләр республикадан китмәсен
Мәктәп укучылары исә чара азагына гына җанланып китте – Президент һәм башка җитәкчеләр тарафына бер-бер артлы сораулар ява башлады. Күбесен, кагыйдә буларак, университет тормышы кызыксындырды. Алар югары белем алу белән беррәттән эш тәҗрибәсе туплау өчен төрле предприятие һәм оешмаларда эшләргә тели. Илшат Гафуров мондый тәҗрибәнең инде файдаланылуын искә төшереп узды, студентларга үз-үзләрен камилләштерү өчен барлык шартларның да тудырылачагын билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, бүген КФУ алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – талантлы яшьләрне республикадан читкә җибәрмәү. “Хәзер Татарстанда мәгариф өлкәсе бик югары темплар белән үсә. Без үз эшебездә бары тик югары технологияле, иң алдынгы тәҗрибәне генә файдаланырга тырышабыз. Яшьләрнең үсүен, камилләшүен тәэмин итү иң төп максатларыбызның берсе”, - дип белдерде ректор үзенең чыгышында.
Укучылар Татарстан Президентына фән олимпиадаларын оештыруда булган җитешсезлекләр турында да хәбәр итте. Бактың исә, аларның күбесе берьюлы берничә олимпиадада катнаша икән. Күп очракта ике бәйгенең бер үк көнне уздырылуы сәбәпле, аларга ел буе әзерләнгән икенче фән олимпиадасыннан баш тартырга туры килә. Энгель Фәттәхов бу проблеманы чишү өчен министрлык кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, дип ышандырды.
Фото http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уздыралар
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала.
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак
Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды.
«Педагогик укулар- 2024» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала
«Педагогик укулар 2024: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 9.00 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз