Математикадан ЕГЭ үтте

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Интернетта “БДИ нәтиҗәләрен башкаларга караганда алданрак бел!” дип смс-хәбәр җибәрергә тәкъдим итүчеләргә ышанмаска киңәш итә. Бу – акча талаучыларның чираттагы алдавы. Чын нәтиҗәләрне исә “Белем сыйфатына күзәтчелек итү республика үзәге” сайтының “БДИда катнашучы” бүлегенә (www.rcmko.org) кереп карарга, шулай ук мәктәп яки район мәгариф бүлеге аша белергә мөмкин.
Рус теле имтиханы нәти¬җәләре әлегә билгеле түгел. Алар 7 июньсез игълан ител¬мәячәк. Информатика, биология, тарих, химия кебек сы¬нау¬лардан ничә балл туплавын укучылар җиде көннән соң белә ала. Беренче имтиханда кесә телефоны, шпаргалка белән сигез укучы тотылган булса, 30 майда үткән БДИларда 10 укучының эше юкка чыгарылган. Болар, нигездә, авыл укучылары.
Моннан бер көн элек укучылар математикадан имтихан тотты. Анда барлыгы 21 мең 107 кеше катнашырга теләк белдерсә, сынауга 20 меңнән артык укучы килгән. Республикада 105 пункт ачылган. БДИ барышын мең¬нән артык җәмәгать кү¬зәтчесе игътибарга алды. Рус телен¬нән җаваплар Интернетка куелгач, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов: “Математикага та¬ләп¬ләр катгыйланачак”, – дип белдергән иде.
Әмма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова белдер¬гән¬чә, андый катгыйлану көтел¬ми. Барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәләчәк. Интернетка куелган математикадан БДИ җаваплары дөрес булып чыкмаган. Әлеге фән имтиханының бердәнбер үзен¬чәлеге: аның вакыты биш минутка кыскарган. Шулай итеп, ул 235 минутны тәшкил итте.
Без, журналистлар, укучы¬ларның имтиханга ничек итеп керүләрен Казанның 17 нче гимназиясендә күзәттек. Анда 144 бала җыелган иде. Укучылар дулкынлана, шуңа күрә күпләре журналистлар белән аралашудан баш тартты. “Болай да дулкынланабыз”, – диде алар. Укучы¬ларның кулларында шоколадлар да күренмәде. Ә беренче сынауда барысы диярлек алып килгән иде.
– Быел мәктәпне 29 укучы тәмамлый. Алар БДИны башка пунктларда бирә. Без үзебез биш мәктәп укучыларын кабул итәбез. Быелгы чыгарылышны көчле дип әйтер идем. Белемнәре яхшы, бары тик күрсәтә генә белсеннәр, югалып калмасыннар иде, – ди 17нче гимназия директоры Әлфия Галиева.
Юна Ситдыйкова 75нче гимназияне бетерә. “Йокы аз эләкте. Имтиханга ныклап әзерләндем. Репетитор белән шөгыльләнмәдем. Интернеттан тестларның төрле вариантларын чишеп карадым. Авыррак үзләштер¬гән¬нәрен кат-кат кабатладым. Математикадан бик көчле түгел мин. Шуңа күрә минималь 24 балл¬ны җыйсам да канәгать. Рус тел¬е сынавын яхшы бирдем дип уйлыйм. Алай авыр булмады, инша өлеше генә катлаулырак. КФУның журналистика бүлегенә укырга ке¬рергә телим”, – ди ул.
94нче гимназиядә белем алучы Солтан Сөнгатуллин: “Белемем бар. Математика укытучыбыз Наилә Хәйрет¬диновна бик шәп. Башкалар кебек мин дә дулкынланам. Ки-ләчәктә режиссер буласым килә. БДИ – яхшы имтихан, аның нәтиҗәләре белән вузга керергә мөмкин, әмма системаны камилләштерергә ки¬рәк”, – ди.
Аттестат алуга йогынты ясый торган имтиханнар артта калды инде. Югары уку йортларына керү өчен кирәк¬ле фәннәрдән сынауларны тапшыру дәвам итә. 6 июньдә – чит телләр, физика, татар теле һәм әдәбияты, 10 июньдә – җәмгыять белеме, химия, 13 июньдә рус әдәбияты, география имтиханы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International