Сигезенче сыйныф укучысы физкультура буенча республика олимпиадасында җиңде

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

24-27 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның 7-8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Олимпиадада республиканың 41 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 153 укучы катнашты.

Физик культура буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче көнне балалар теоретик тур биремнәрен язмача башкардылар. Икенче практик тур олимпиадада катнашучылар тарафыннан җиңел атлетика буенча гимнастик күнегүләр һәм нормативларны үтәүне үз эченә алды.

Олимпиадада Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан һәм Казан энергетика университетыннан компетентлы жюри эшләде.

Җиңүчеләр:

- Илзат Хуҗин, Саба районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Маргарита Панина, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы һәм Татарстанның 16 районыннан 85 укучы призер булды: Азнакай, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Теләче, Ютазы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International