"Данлы сәхифәләр тарихы. Геройлар мәктәбе" V нче проектлар конкурсы 6 регионнан килгән катнашучыларны җыйды

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

28 гыйнвар көнне Казанның Яңа Савин районында Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Данлы сәхифәләр тарихы. Геройлар Мәктәбе" V нче төбәкара проектлар конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

Конкурста Татарстан, Хакасия, Дагыстан, Волгоград, Ульяновск, Киров өлкәләре укучылары катнашты.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Елена Лобанова үз чыгышында Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, күренекле гражданнар хөрмәтенә учреждениеләргә һәм оешмаларга мактаулы исемнәр бирү дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләр истәлеген мәңгеләштерү формаларының берсе һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасының мөһим элементы булуын билгеләп үтте.

Мәктәп директоры Эльвира Юнысова проект эшчәнлеге һәм эзләнү-тикшеренү эше буенча эш тәҗрибәсен тәкъдир итте, укучыларның мәктәп исеме белән аталган кешегә һәм учреждениенең тарихына карата кызыксынулары турында сөйләде. 

Чакырылган кунаклар, жюри әгъзалары әлеге чараның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үттеләр. Дагыстан, Хакасия һәм Киров өлкәсеннән килгән белем бирү оешмаларының проект эшләре җитәкчеләре әлеге чараны уздыру педагоглар һәм укучылар арасында мәгариф өлкәсендә элемтәләрне ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булды, дип ассызыкладылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International