Яр Чаллыда педагоглар балалар бакчаларында һөнәри юнәлеш бирү системасы турында фикер алыштылар

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

28 гыйнвар көнне Яр Чаллы педагогика көллияте базасында «Профессионалларны балалар бакчасыннан үстерәбез. BabySkills Хәрәкәте» республика семинары булып узды.

Семинарда мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы мәгариф белән идарә итү органнары (бүлекләре) методистлары һәм белгечләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Яр Чаллы, Түбән Кама педагогика көллиятләре вәкилләре катнашты.

Чаллы педагоглары мәгариф учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше тәҗрибәсен тәкъдир иттеләр, «Инженер-төзүче», «Музыкаль җитәкче», «Кондитер эше», «Мәктәпкәчә белем бирү», «3D – ручка» кебек төрле компетенцияләр буенча мастер-класслар үткәрделәр. Семинарда 40ка якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International