Биология буенча мәктәп укучыларының төбәк олимпиадасында җиңүчеләр Татарстанны Сочидагы бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

24-28 гыйнвар көннәрендә биология фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы үткәрелде.

Олимпиадада Татарстанның 28 муниципаль берәмлегеннән 233 укучы катнашты.

Олимпиада 2 турда узды. Беренче турда катнашучыларга тест биремнәре тәкъдим ителде, алар тиешле параллельдәге барлык биологик бүлекләрне үз эченә ала. Икенче турда балалар "Ботаника", "Зоология", "Анатомия" блоглары буенча практик тур биремнәрен чиштеләр.

Олимпиадада 11 муниципаль районның 28 гомуми белем бирү оешмасыннан (Яшел Үзән, Түбән Кама, Кукмара, Мөслим, Алабуга, Мамадыш, Саба, Актаныш һәм Сарман, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән) укучылар җиңү яулады.

Призлы урыннарны 21 муниципаль берәмлектән 91 укучы алды. Биология фәненнән олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән 54 укытучы бүләкләнде.

Олимпиадада катнашучылар белән 3 көн дәвамында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының профессор-укытучылар составы эшләде.

Биология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Сочида узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International