28 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
Олимпиадада республиканың 18 муниципаль берәмлегеннән 133 укучы катнашты.
Олимпиадада Татарстанның Азнакай һәм Арча районнарының 19 гомуми белем бирү оешмасыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгән укучылар җиңү яулады.
Призлы урыннарны Татарстанның 8 муниципаль берәмлегеннән 53 укучы алды. Болар: Арча, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Саба районнары, Яр Чаллы һәм Казан вәкилләре.
Сәнгать буенча олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы грамотасы белән 36 укытучы бүләкләнде.
Олимпиадада катнашучылар белән Казан дәүләт мәдәният институты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең һәм Казан федераль университетының профессорлар-укытучылар составы эшләде.
Сәнгать буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда узачак.