Кашкадарья өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге өч буын арасында рухи һәм социаль элемтәләрне ныгыту, махсус рухи-агарту китабын чыгару юлы белән буыннарның буыннан-буынга күчү буенча грант проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
"Өлкә татар-башкорт милли мәдәни үзәге "Яңа Үзбәкстанда ирекле һәм имин яшәячәкбез!" шигаре астында дәүләт грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды, - дип сөйли проект директоры Фирүзә Ихсанова. - Өч буын арасында традицион рухи һәм социаль элемтәләрнең дәвамчанлыгы кебек мөһим өлкәләрдә үзәкнең эш тәҗрибәсенә багышланган үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә китап чыгару планлаштырылган".
Китапта үзбәк һәм татар мәдәниятенең актуаль темаларын ачып бирүче «Абдулла Кахар һәм Бәшир Гомәров», «Абдулла Авлани һәм Шиһабетдин Мәрҗани», «Зөлфия һәм Муса Җәлил», «Алишер Навои, Габдулла Тукай һәм Нәзирә гореф-гадәтләре» эшләре дә урын алачак.
Яңа китапның төп тиражы җирле мәгълүмати-китапханә үзәкләренә һәм милли мәдәни үзәкләргә, Үзбәкстан Республикасының Олий Мажлисе каршындагы дәүләтнеке булмаган оешмаларга һәм башка гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү буенча иҗтимагый Фондка, Үзбәкстанның дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалары милли ассоциациясенә, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелегенә җибәреләчәк.
Китапның электрон вариантын үзебезнең һәм чит ил китапханә порталларында урнаштыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта проектны башкаручылар төркеме үзбәк һәм татар язучыларының иҗатындагы гомуми темалар турындагы кереш мәкалә әзерләде. Грант проекты алты ай дәвамында тормышка ашырылачак.