1 февральдән «Пушкин картасы» булган кешеләр аның ярдәмендә Россия фильмнарына билетлар сатып ала алачак. Мәдәни йортлар финанс яктан зур зыян килмәсен өчен лимит кертелде: 5 мең сумлык баланстан фильмнарга бары тик 2 мең сум гына юнәлдерергә мөмкин. Бу акчаларга елына уртача җиде билет сатып алырга була, дип хәбәр ителә «PRO.Культура.РФ» проекты сайтында.
«Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булган фильмнар исемлегендә инде 20дән артык картина исәпләнә. Алар РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды ярдәмендә оештырылган. Мәсәлән, исемлектә Дмитрий Дьяченконың «Последний богатырь: посланник Тьмы», Алексей Сидоровның «Чемпион мира», Николай Хомерикның «Море волнуется раз» әсәре, Петр Бусловның «Бумеранг», Сергей Осипьянның «Портрет незнакомца», Алексей Чадовның «Своя война» һәм башкалар бар.
Кабминда әлеге яңа функция яшьләрнең туган ил фильмнары белән кызыксынуын арттырырга гына түгел, ә фильмнарың кайсы аудитория өчен кызыклы булуын да ачыкларга ярдәм итәчәк.