Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән ун кешегә 1 миллион сум бирәләр

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 2022 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Программа 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. 2022 елда бер тапкыр бирелә торган акчаны 10 җиңүче алачак.

1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүне авыл торак пунктына, яки эшче бистәсенә, яки шәһәр тибындагы бистәгә, яки 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәргә килгән укытучы алачак.

Укытучыга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен бирү шартлары булып тора:

- тиешле елга вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән укытучының вакантлы вазыйфасына, хезмәт хакы ставкасы өчен атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаган укыту йөкләнеше күләме белән, гомуми белем бирү оешмасына эшкә урнаштыру;

- претендентның сайлап алынган гомуми белем бирү оешмасында 5 ел дәвамында эшләргә йөкләмәсе булу.

«Авыл укытучысы» программасының барлык шартлары, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча да, сайтларда урнаштырылган:

1. «Авыл укытучысы» бөтенроссия мәгълүмат порталында https://zemteacher.apkpro.ru

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru «Эшчәнлек» - «Программалар, проектлар һәм чаралар» - «Авыл укытучысы» программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International