Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яисә) иҗади конкурслар, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табучылык, иҗади, физкультура-спорт эшчәнлеге белән кызыксынуга, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар исемлегенә өстәмә тәкъдимнәр җыю турында игълан итте.
Бу сезон исемлегенә кертү буенча өстәмә тәкъдимнәр, шулай ук исемлеккә кергән чараларга эчтәлекле экспертиза ясау өчен өстәмә белешмәләр кабул ителә.
Гаризаны 2022 елның 28 февраленә кадәр тапшырырга мөмкин. Тәкъдимнәр рәсмиләштерелә һәм https://талантыроссии.рф/ порталында оештыручы тарафыннан электрон формада җибәрелә, һәр чара буенча аерым электрон гариза формалаштырыла.
Оештыручылар «Талант һәм уңыш» Мәгариф фондына tyapugina-ev@edu.gov.ru яки resource@talantiuspeh.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Чаралар исемлеге ел саен мәгариф министрлыгы тарафыннан Россиянең яшь талантларына ярдәм итү буенча Милли Координация советының эксперт төркеме белән берлектә раслана. Бу чараларның йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар турында белешмәләр күренекле сәләтләре булган Балалар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына кертелә.