Балаларның күпләп авыруы аркасында аерымландыруга ябылган мәктәпләрдә укучылар гадәти режимга кайтты.
Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында аерымландыру өчен тулысынча ябылган барлык мәктәпләр дә элеккеге режимда эшли башлады.
Элек аерымландыру өчен тулысынча ябылган барлык мәктәпләрдә дә дәресләр гадәти режимда бара. Хәзер 143 мәктәптә генә сыйныфлар аерымландыруга җибәрелде. Шул ук вакытта, авыру балалар белән элемтәдә булган сабыйларны аеру сәбәпле, 9 февральдән Минзәлә районында бер балалар бакчасы тулысынча ябылды.
Республикада мәктәп укучылары һәм укытучылар мәгариф оешмаларында көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүген аны 509 укучы узмады.