Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар әдәбиятыннан бер генә укучы имтихан бирәчәк
2013 елның 7 июне, җомга
Билгеле булганча, быел ил күләмендә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары гаугадан башланды. Россиянең Үзәк өлешендә сынау барган вакытта Ерак Көнчыгыш мәктәпләрендә инде тестларны тапшырып өлгергән укучыларның җаваплары Интернетта пәйда булды. Бүген белгечләр мәгълүматның “виртуаль пәрәвез”гә чыгарылу сәбәпләрен хакерларның БДИ биремнәре сакланган электрон почтаны җимерүеннән күрә.
– Мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә. Моңа кадәр электрон почтаның паролен ватучы булмады, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә игътибар ителмәде. Почтага “ватып керү” аркасында материалларның Интернетка чыгарылуы бик мөмкин, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән минис¬тры урынбасары Игорь Реморенко.
Аның әйтүенчә, БДИ биремнәре урнаштырылган электрон почтаның паролен кемдер ачкан. Контроль үлчәм материалларының (КҮМ) кәгазь вариантына килгәндә, кешеләр аны башкаларга тапшыра алмый, ул очракта гаеплене табу авыр булмас иде. Илдәге 7 мең пунктка КҮМнәрнең кәгазь варианты тапшырылган, бары тик бик ерактагы җирләргә, ягъни 600 пунктка аларның электрон вариантлары җибәрелгән.
РФ Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко имтихан материалларын Интернетка урнаштыручыларны җинаять җаваплылыгына тар¬тырга тәкъдим иткән. Рус теле имтиханнары нәтиҗәләре иртәгә билгеле булырга тиеш.
Кичә укучылар чит телләр һәм физикадан белемнәрен күрсәт¬те. Шу¬¬лай ук татар әдәбиятыннан да имтихан би¬рергә мөмкин иде. Әле¬ге фәннән бары бер генә укучы гариза биргән. Чаллы укучысы ул көнне башка имтихан бирү сәбәпле, аны 17 июньдә тапшырачак. Татар теленнән барлыгы 62 укучы имтихан тоткан, тагын 20 укучы аны махсус көннәрдә бирәчәк. Шулай да сөенеч¬ле хәбәрне дә әйтмичә булмый. “Умники и Умницы” телевизион гуманитар олимпиадасында җиңгән Мамадыш районының Красногорск мәктәбе укучысы Максим Иванов инглиз те¬леннән сынау бирү сәбәпле, кичә рус теленә багышланган чарага бүлә¬ген алырга килә алмады. Ул инде хәзер Мәскәү дәүләт халыкара бәйләнеш¬ләр институты студенты булып санала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз