10 февральдә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видео-конференц-элемтә режимында мәгариф системасы үсешенең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча оператив республика киңәшмәсен үткәрде. Анда мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре катнашты.
Цифрлы белем бирү платформасын куллануның төп юнәлешләре һәм үзенчәлекләре турында үзенең чыгышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде. Ул киңәшмәдә катнашучыларны әлеге платформага тоташтыру тәртибе, республиканың белем бирү оешмаларын тоташтыру буенча агымдагы статистик мәгълүматлар, платформада сертификацияләнгән цифрлы белем бирү контенты белән тәэмин итүчеләр исемлеген киңәйтү планнары, проект кысаларында Иннополис Университетының өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча түләүсез белем алу мөмкинлеге белән таныштырды.
Министр урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов бәяләү процедураларын үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
Моннан тыш, Рәмис Мөҗипов быел БДИны гадәти форматта үткәрү планлаштырылуын, ләкин чираттагы үзгәрешләр дә барлыкка киләчәк, дип искәртте. Контроль-үлчәү материалларында мәгълүматны анализлау, шулай ук бурычларны хәл итүнең төрле методларын комбинацияләү күздә тотылган биремнәр күбрәк булачак.
«Бу узган елгы имтихан нәтиҗәләре өйрәнелә һәм анализлана, барлык кисәтүләрне исәпкә алып, алар камилләшә», - дип билгеләп үтте ул.
Республика педагогик хезмәткәрләренең федераль белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда ни дәрәҗәдә актив катнашуы турында үз чыгышында өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова сөйләде. Агымдагы елның февраль-апрель айларында республика муниципаль методик хезмәтләре методистларының һәм укытучыларының башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, шулай ук укучыларның функциональ грамоталылыгын Формалаштыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча Россия Мәгариф министрлыгы академиясе программаларын тормышка ашыруда катнашуы планлаштырыла. Программалар электрон укыту, дистанцион белем бирү технологияләре кулланып тормышка ашырыла.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгак ясады. Үзенең йомгаклау сүзендә ул муниципаль районнарга бәяләү процедураларының объективлыгын мониторинглау күрсәткечләрен өйрәнергә һәм аларны үтәү буенча чаралар күрергә, 9 нчы сыйныф укучыларының физика, ИКТ фәннәреннән имтиханда катнашуын контрольгә алырга кирәклегенә игътибар итте.