Шимбә көнне Татарстан мәктәпләрендә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим ителде

2022 елның 12 феврале, шимбә

11 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 497 бала иртәнге фильтр контролен үтә алмаган (1 сентябрьдән - 45 289 бала). 

64 мәктәпнең аерым сыйныфларында дәресләр үткәрелми. Ә 9 февральдән башлап укудан вакытлыча азат ителгән сыйныфлар дәресләрен гадәти режимда дәвам итә.

Авыру балалар белән аралашу сәбәпле, 9 февральдән Минзәлә районында 1 балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Һәр шимбә көнне республика мәктәпләрендә саф һавада - мәктәп яны территориясендә мәдәни-танып белү чаралары үткәрергә тәкъдим ителде. Һәр мәктәп уздыру форматын үзе сайлый.

Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен "Спутник М" вакцинасының беренче партиясе килде. Привика ясау бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International