9 февральдән 11 февральгә кадәр география буенча Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы уздырылды.
Олимпиадада Татарстанның 30 муниципаль берәмлегеннән 148 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.
Олимпиадада катнашучылар язмача теоретик һәм практик тур биремнәрен башкардылар, тест сорауларына җаваплар бирделәр.
Олимпиадада республиканың 7 муниципаль районыннан 14 гомуми белем бирү учреждениесеннән 18 укучы җиңүче булды: Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Минзәлә, Саба, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан.
Казанның 41 гомуми белем бирү учреждениесеннән, Яр Чаллыдан һәм республиканың 14 муниципаль районыннан 63 укучы призлы урыннарны алды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән география буенча олимпиадада җиңүчеләрне һәм призёрларны әзерләгән өчен 49 укытучы бүләкләнде.
География буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Ставрополь краенда узачак.