Районда берьюлы ике балалар бакчачы үз ишекләрен ачты. Бу Көек авылында «Сказка» һәм Богородскийда «Золотой ключик» балалар бакчалары.
Мәктәпкәчә учреждениеләрне ачу тантанасы абруйлы кунакларның сәламләү сүзе, кызыл тасма кисү, символик ачкыч тапшыру, экскурсия һәм концерт белән үрелеп барды.
Биналар ике катлы, аларда иркен якты бүлмәләр, төсле стеналар һәм шкафлар, йомшак келәмнәр, мавыктыргыч уен зоналары һәм уңайлы караватлар бар. «Без ачылдык, сезнең балагыз бакчага йөри ала», – дип әйтүләрен ата-аналар түземсезләнеп көтте. Элек күпләр үз балаларын Казанның шәхси учреждениеләренә йөрткән, мондый мөмкинлеге булмаганнар – озакка сузылган декретта утырырга мәҗбүр булган.
Без 2020 елда Көеккә күчтек. Башта балалар бакчасында урын юк иде. Әмма тиздән барлыкка киләчәк, диделәр. Без түземсезләнеп көттек, төзелеш темпларын күзәттек. Тиздән ачылачагын белгәч, бик шатландык. Мөдир бакчага йөриячәк балалар исемлеген укып чыккач, шатлыктан нишләргә белмәдек, - диде Елена Айнетдинова.
Хәзер яшь әнинең буш вакыты артачак һәм ул эшкә урнашачак. Балалар бакчалары барлыкка килү балалы гаиләләргә уңай йогынты ясап кына калмый, ә педагогик белемле кешеләргә өйләре янәшәсендә эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. «Золотой ключик» балалар бакчасында физик тәрбия буенча инструктор Энҗе Зәйдуллина Казанда тәрбияче булган, ә вакантлы урын барлыкка килү белән эш урынын һәм вазифасын бик теләп алмаштырган.
Балалар бакчасы шәһәрдәгеләрдән калышмый. Төрле җиһазлар белән җиһазландырылган аерым спорт залы бар. Анда физкультура, иртәнге гимнастика, спорт чаралары уздырачакбыз. Миңа да дәресләр алып бару уңайлы, балаларга да кызык, - дип билгеләп үтә ул.
Балаларга, барыннан да бигрәк, гимнастикада кулланыла торган һәм төрле конструкторлар төзи торган йомшак кабартылган модульләр ошый. Алар шулай ук тренажерларны, зур тупларны яраталар, анда утырырга һәм сикерергә була, коры бассейнда «коену» бик ошый аларга. Һәр объектта, зур спорт залыннан тыш, музыка дәресләре һәм бәйрәм чаралары үткәрү өчен актлар залы бар.
Богородскийдагы яңа бакчага иске бинадан тәрбиячеләр һәм балалар күченгән. Өстәмә рәвештә балалар һәм педагоглар туплган. Нәтиҗәдә, анда 120 бала йөриячәк. Көек балалар бакчасына 220 бала барачак, ел дәвамында урыннарны тагын 100гә арттыру планлаштырыла. Көектә тагын 1415 кеше балалар бакчасына чират көтә. Район башлыгы Илһам Кашапов ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның игътибарын әлеге проблемага юнәлтте. Илсур Гәрәевич республика һәм федераль программаларның авыл территорияләрендә инфраструктураны үстерү эшен дәвам итәчәген билгеләп үтте.