Ризаэддин Фәхреддин исемендәге XVII нче республикакүләм педагогик укулар

2022 елның 26 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатыннан, 2022 нче елның 22 нче февралендә, zoom форматында, XVII нче республикакүләм педагогик укулар үтте.

Укуларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казан федераль университетының Алабуга институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре, Татарстан Республикасы районнарыннан башлангыч сыйныфлар, татар теле, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.

Педагогик укуларда катнашучылар яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын куллану буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар, галимнең хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның бүгенге көн өчен дә актуальлеген билгеләп үттеләр.

Барлык чыгышлардан соң, секцияләр җитәкчеләре тарафыннан йомгак ясалды һәм Р.Фәхретдинның татар халкы тарихына, фәненә һәм мәдәниятенә керткән зур өлеше билгеләп үтелде. Р.Фәхретдин мирасын өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләрнең алга таба үсешенә һәм үзара хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International