Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 97,36% ка кадәр арткан. Узган ел бу күрсәткеч 94% тәшкил иткән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
«Узган ел Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителгән җиде яшькә кадәрге балалар өлешен 92,5% тан 94% ка кадәр арттыру бурычы куелды. Әмма без 97,36% ка чыктык. Бүгенге көндә 5877 бала балалар бакчаларында урыннарга чиратта тора», – дип сөйләде докладчы.
Хисамиева әйтүенчә, Татарстанда 1993 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 215 882 бала йөри. Мәктәпкәчә оешмалар челтәрендә 1621 балалар бакчасы һәм 278 мәктәпкәчә төркемнәр белән эшли. Моннан тыш, республикада 36 дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмасы бар.
«Узган ел балалар бакчасына 220 210 бала йөргән иде. Быел бу күрсәткеч авылларда 4 меңнән артык балага кимегән. Иң күп урын җитмәү Казан балалар бакчаларында күзәтелә», - дип билгеләп үтте ул.
Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектлары буенча 3220 урынга 17 балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән 1498 урын ясле яшендәге балалар өчен каралган. Аерым алганда, Казанда сигез балалар бакчасы төзелде, Чаллыда – өч, Питрәч районында – икешәр, Балтач, Әлмәт, Биектау һәм Лаеш районнарында – берәр.
Ул шулай ук узган ел Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Түбән Кама балалар бакчаларында 67 төркемне үзгәртеп кору юлы белән 1,5-3 яшькә кадәрге балалар өчен 1390 өстәмә урын булдырылуын әйтте.