РАНХиГС Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының журналистика факультеты мәктәп укучыларының журналистика буенча «New media һәм заманча журналистика» V фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
Конференциядә катнашучыларга секцияләрнең берсе буенча тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсен әзерләргә һәм аны якларга кирәк.
Фәнни-гамәли конференция эше түбәндәге секцияләр белән тәкъдим ителә:
- Глобаль чакырулар чорында журналистика;
- Әдәби иҗат. Каләм сынавы;
- Яшь журналистларның бүгенге көннең актуаль проблемаларына карашы;
- Мәктәп медиа проекты.
Үткәрү датасы: 2022 елның 14 апреле, бушлай көндезге формада.
Катнашучыларны теркәү: 2022 елның 21 мартына кадәр электрон почта аша: conf.newmedia@mail.ru
Эшләрне кабул итү: 2022 елның 6 апреленә кадәр.
Үткәрү урыны: РАНХиГС, Мәскәү шәһәре, Вернадский проспекты, 84.
Тулырак мәгълүмат, регламент, эшләрне рәсмиләштерү үрнәкләре сайтта урнаштырылган.