Конкурста теләге булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Шәхси дә, шулай ук төркем белән дә катнашу рөхсәт ителә.
Эшләрне бәяләү өч яшь категориясендә: 18 яшькә кадәр, 19-35 яшьлек һәм 36 яшьтән узган кешеләр арасында уза.
Конкурсның беренче этабы Россия Федерациясе субъектларында Федераль казначылыкның территориаль органнары мәйданчыкларында уздырыла.
Өстәмә оештыру мәсьәләләрен palamarenko.2012@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, коррупциягә каршы плакат бәйгесенең максаты - актив тормыш позициясен, гражданлык җаваплылыгын һәм иҗади осталыкны формалаштыру.