Беренче сынау, ягъни рус теле һәм тарих, биология, информатикадан бердәм дәүләт имтиханнарының нәти­җәләре билгеле булды

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстанда рус телен барлыгы 20 мең 878 кеше (шуларның 19 мең 880е мәк­тәпне быел тәмамлаучылар) тапшырган иде. Әлеге фән­нән республика буенча уртача күрсәткеч 67,2 балл тәш­кил итә. Узган ел исә бу сан 64,3 иде. 3 мең 675 укучының белеме 80 баллдан югарырак дип табылган. 100 баллны исә 60 кеше туплаган. Монда бигрәк тә Казан, Чаллы, Бө­гелмә укучыларының өлеше зур. Быел рус теленнән “2” ле алмас өчен 36 балл тупларга кирәк иде. Бездә чик баллны 202 (118е – быелгы укучылар) укучы үтә алмаган. 2012 елда “койрык” алучылар 1,4 процент иде. Әгәр әлеге укучылар математика имтиханында 24 балл (чик балл шулай дип билгеләнгән) җыйган булса, алар рус теленнән сынауны махсус көндә, ягъни 18 июнь­дә тагын бер кат тапшырып карый алачак. Мәҗбүри фән­нәрнең икесеннән дә “2”ле алучыларга киләсе елда сыналырга туры киләчәк.

– Рус теле имтиханын барлыгы 170 кеше тапшырды, шу­ларның җидесе мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган иде. “2”ле алучы юк. Әгер­җенең 1, 2, 3 нче һәм Иж-Бубый, Көчек авылы укучы­ларының нәтиҗәләре иң яхшы дип табылды. Бездә, го­мумән, БДИда кагыйдә бозучылар, шпаргалкадан яки башка элемтә чараларыннан күчерүче юк. Әгерҗе рес­публика буенча сынауларда кагыйдә бозмаучы өч район исемлегенә керә. БДИны җи­ренә җиткереп оештыруда имтихан пункты җитәкчесе Гөлфирә Миңнеханованың ты­рышлыгы зур, – ди Әгерҗе районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина.

Информатика сынавында барлыгы 1376 кеше катнашкан. Республика буенча уртача балл 71,05 (2012 – 67,7) тирәсендә тирбәлә. 100 балл­ны 32 кеше җыйган (2012 – 22). Укучыларның 2,1 проценты (2012 – 4,4) имтиханны бирә алмаган.

Биологиядән 3241 кеше тест тапшырды. Уртача балл – 65,8 (2012 елда – 57). 21 укучы иң югары нәтиҗәләр күрсәт­кән. Былтыр андыйлар өчәү иде. Биологияне укучылар­ның 3,5 проценты белми. Былтыр “2”ле алучылар 4,8 процент булган.

Тарих имтиханында 2606 кеше сыналды. Уртача балл – 62,9 (2012 – 53,8). 4 кеше 100 балл җыйган (2012 елда – 1). Тарихны 2,8 процент уку­чының белмәве ачыкланган. Узган ел ул сан 8 процент иде.

Кичә укучылар җәмгыять белеме, химиядән имтихан тотты. Сынау бирәсе төнне әлеге фәннәрдән БДИ бирем­нәре һәм җаваплары пәйда булган. Бу юлы инде социаль челтәрләрдәге ябылган төр­кемнәрдә түгел, Интернетта бөтен кеше дә керә ала торган виртуаль дискларда. Ма­териалларның төп нөсхә бу­лу-булмавы тикшерелә. Янә­се, алар Ерак Көнчыгыш, Урал, Себер укучыларының эшләре булуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International