Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды

2013 елның 11 июне, сишәмбе
Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды. Бәйрәмдә кунак булып ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы Энгель Фәттахов шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсел Галимәрдәнов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин да катнаштылар. Бәйрәмгә җыйналган халык милли уен-бәйгеләрдә көч сынап күңел ачты. Сабантуй - массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала.
Сабантуйны елдан-ел мэйданга халыкны кубрәк жыя баручы атларсыз куз алдына китереп булмый. Район хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев райондашларны, бәйрәмгә кайткан кунакларны ихлас күңелдән тәбрикләп, Сабантуеның сәбәпчеләре булган алдынгы игенчеләребезне, терлекчелектә тырыш хезмәт куйган савымчыларны хөрмәтләп, бүләкләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International