Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин француз теле, химия һәм астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар белән онлайн-очрашу үткәрде.
Очрашуда мәктәп укучылары, аларның остазлары һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама командалары җитәкчеләре катнашты.
Министр катнашучыларга теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде, остазларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.
2021/2022 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 18 марттан 30 апрельгә кадәр 24 гомуми белем бирү предметы буенча узачак. Татарстан үзендә тарих, тормыш иминлеге нигезләре, сәнгать (ХК) һәм технологияләр буенча олимпиадалар кабул итәчәк.
Җиңүдә катнашучыларга уңышлар телибез!