Татарстаннан Богдан Никитин «Аэрокосмик системалар» юнәлеше буенча Милли технологик олимпиада призеры булды

2022 елның 19 марты, шимбә

Милли Технологик олимпиаданың «Аэрокосмик системалар» профиле буенча финал ярышлары тәмамланды. 

Укучылар тикшеренү полигонында миссияне үтәп, кирәкле программалар язып, Ровер-планетоход моделен эшләделәр.

Алты көн дәвамында барган ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән – Кырым Республикасыннан Приморье краена кадәр 20 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Финалистлар командалары, махсус программалар белән тәэмин итү һәм җиһазлар кулланып, бүленгән форматта эшләделәр.

Безнең Богдан Никитин шәхси зачетта призер булды.

НТО призерлары һәм җиңүчеләре 100 балл һәм Россиянең танылган инженер вузларына кергәндә башка ташламалар һәм өстенлекләр алачак. 

8-11 сыйныф укучылары өчен 32 юнәлеш буенча НТО йомгаклау этаплары 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International