Казан радиомеханика көллиятендә эш бирүчеләр өчен WorldSkills ачык ишекләр көннәре сериясенә старт бирелде

2022 елның 19 марты, шимбә

18 март көнне Казан радиомеханика көллиятендә эш бирүчеләр өчен WorldSkills ачык ишекләр көннәре сериясенә старт бирелде. 

Колледжлар һәм техникумнар көчле белгечләр әзерлиләр. Проектның максаты - предприятиеләрне уку учреждениеләре мөмкинлекләре белән таныштыру, ә студентлар һәм компанияләр бер-берсен бу этапта ук табарга мөмкин. 

«Эш бирүчеләр Ачык ишекләр көне кысаларында остаханәләрдә, лабораторияләрдә булырга, укытучылар һәм укучылар белән турыдан-туры аралашырга, белгечләрне әзерләү процессын җентекләп күрергә мөмкин, - дип сөйләде Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин. - Мондый чаралар предприятиеләрнең һәм көллиятләрнең, техникумнарның эшкә урнашу, конкрет оешмалар өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләрендә үзара мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итә».

Очрашуда республиканың 20 дән артык предприятиесе хезмәткәрләре булды. Экскурсия барышында алар лабораторияләр җиһазларын һәм уку процессын күрделәр. 

Очрашулар башка көллиятләрдә һәм техникумнарда дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International