Идел буе федераль округы укучыларының язгы каникулларында Россиянең иң эре федераль университеты студенты булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. «Үзеңне студент итеп тою» - КФУның психология һәм мәгариф институты шундый исем астында 28 марттан 5 апрельгә кадәр студент тормышына үзенчәлекле "тест-драйв" үткәрә.
Балаларны озата баручы укытучыларга да эш табылачак. Тәҗрибәләр буларак, алар КФУның ИПиО психологлары һәм педагоглары белән актив диалогка керә алачак.
"Тест-драйв" оештыручысы сүзләренчә, «Үзеңне студент итеп тою» проектында катнашучыларга институт укытучылары белән танышырга һәм хәтта сайланган тема буенча зачет бирергә туры киләчәк.
Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. «Үзеңне студент итеп тою» проектын уздыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8 (843) 292-34-20, e-mail: vsr-ipp@mail.ru.