Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына урнашуга гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды. Элек бирелгән гаризаның статусын «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итүгә язылуны рәсмиләштереп, ата-ана тикшерә ала.
Элек бирелгән гаризаларның барысы да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында саклана һәм балалар бакчасына керү датасы нигезендә комплектлаштырылуны көтә.
Федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә, ата-аналар үз гаризалары буенча чиратны бары тик үз муниципаль районы буенча гына күрә алачак.
Электрон чират мәсьәләсе буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына – мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә (843) 294-95-08 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Казан шәһәре буенча «кайнар линия» телефоннары:
Казан шәһәре мәгариф идарәсе: (843) 292-52-27
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: 8 927 400 49 17
Вахитов һәм Идел буе районнары: 8 927 400 44 68
Киров һәм Мәскәү районнары: 8 927 400 49 81
Совет районы: 8 927 400 49 82
2022 елның 1 апреленнән Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән муниципаль районнарында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына комплектлаштыру башлана. Әти-әниләрнең барысы да шәхси кабинетта элегрәк бирелгән гаризаларны күрә алмаулары сәбәпле, балалар бакчалары мөдирләре ата-аналарга балалар бакчасына кабул итү өчен үзләре шалтыратачак.