Татарстанда 66 мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен 3 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстанда быел федераль программа буенча 66 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Уку йортларын капиталь ремонтлау өчен гомуми бюджет 3 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

«Быел федераль программа кысаларында мәктәпләргә капиталь ремонт ясау башлады. Бездә барлыгы 66 мәктәп кертелгән, алар барысы да билгеләнгән, хәзер контрактларга чыгабыз», - дип билгеләде спикер.

Татарстанда 2012 елдан мәктәпләрне ремонтлау буенча республика программасы тормышка ашырыла, ул барлык юнәлешләр буенча федераль программаның нигезе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International